news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин югары уку йортларына кабул итү август аенда узачак, дип белдерде

Россия Президенты БДИны җәйге чорда гына түгел, киләсе уку елы дәвамында да тапшыру өчен өстәмә вакытны күздә тотарга тәкъдим итте.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Россиянең югары уку йортларына кабул итү август аенда узачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре белән документларны берьюлы берничә югары уку йортына тапшыра ала. Өстәвенә, моны шәхсән үзләре катнашудан башка гына эшләргә мөмкин.

«Җитди сәбәпләр аркасында июнь аенда БДИ тапшыра алмаучылар өчен августта бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга мөмкин булачак», - диде Путин.

Шулай итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары, бер елны югалтмыйча, көзен укый башлаячак. «Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, илнең барлык беренче курс студентлары өчен укулар вакытында башланыр дип өметләнәм», — дип искәртте РФ Президенты.

Шул ук вакытта Путин киләсе уку елы дәвамында БДИ тапшыру өчен өстәмә чорларны күздә тотарга тәкъдим итте.

Мәктәпне тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханы предметларын 29 июньнән башлап тапшыра башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100