news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин югары уңышны югалтуга юл куймау турында уйларга кушты

Владимир Путин рекордлы уңыш алу сәбәпле, бөртеклеләрнең базарда кирәгеннән артып китеп, бәя нык төшүгә юл куймау буенча чаралар кирәклеген җиткерә.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин рекордлы уңыш алу сәбәпле, базарда бөртеклеләрнең кирәгеннән артып китеп, бәяләрнең нык төшүенә юл куймау буенча чаралар кирәклеге турында җиткергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

"Тәкъдимнәрнең артуы бәяләр төшүгә китерә. Бу хакта безгә уйларга кирәк. Төгәл тәкъдимнәр бар", — дигән Путин авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Ул төгәл тәкъдимәр хакында профильле ведомство җитәкчеләре белән фикерләшүен җиткергән.

"Исегезгә төшерәм, мин хөкүмәттән авыл хуҗалыгына ярдәм буенча чыгымнарны арттыруны сорадым — бу алдан бюджетка 20 миллиард салынган булуга өстәмә. Хөкүмәт әлеге йөкләмәне үтәде”, - дип билгеләгән Путин.

Аның сүзләренчә, акчаны кичекмәстән ике мәсьәләне чишүгә юнәлдерергә кирәк: банк кредитлары ставкаларына субсидия бирүне дәвам итәргә һәм тимер юл буйлап бөртеклеләр ташу тарифларына субсидия бирү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot