news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ятимнәрне торак белән тәэмин итү механизмын яхшыртырга боерды

Төбәк идарәләре һәм Хөкүмәткә ятим балаларны социаль ярдәм белән тәэмин итү тәртибен эшләү бурычы куелды.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча йөкләмәләрне раслады. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү эше механизмын карарга боерды. Шул исәптән, торакны сайланган урын буенча тәкъдим итү һәм икенчел базарда гражданнардан сатып алу процедурасын гадиләштерүне дә.

Җәйгә кадәр дәүләт башлыгы ата-ана хокукыннан азат итү, шулай ук әти-әниләрнең балаларын тәрбияләүдән баш тарту, ана-ананың үз баласына белем бирү, медицина, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан алмау очракларын киметү профилактикасы буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушкан.

Төбәк идарәләре һәм Хөкүмәткә ятим балаларны социаль ярдәм белән тәэмин итү тәртибен эшләү бурычы куелды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot