news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яшүсмерләрне социальләштерү программаларына 52 млн сум бүлеп бирүне йөкләде

Быел 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне социальләштерү программаларына 52,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу карарны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта аныкланганча, яшүсмерләр белән профилактик эшне көчәйтү тәкъдиме белән Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова чыгыш ясады.

«2022 елда РФ Президентының резерв фондыннан «Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән программаларны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү өчен Россия Мәгариф министрлыгына 52614 мең сум бүлеп бирергә», - диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан карарда.

Акчаны тотуны тикшереп тору белән Россия Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец күп балалы гаиләләр турындагы закон проектын гамәлгә ашыруга 1,2 млрд сум бүлеп бирергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100