news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын Конституциядә билгеләргә тәкъдим итте

Лаеклы пенсия белән тәэмин итү принципларын төп законда беркетергә кирәк, диде Россия Президенты.

Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын Конституциядә билгеләргә тәкъдим итте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россия Конституциясендә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмый дигән норманы беркетергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында хәбәр итте.

«Конституциядә Россиядә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмавы турындагы норманы турыдан-туры беркетергә кирәк дип саныйм. Безнең законда бу бар, моны Конституциядә беркетергә кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук төп законда лаеклы пенсия белән тәэмин итү принципларын — пенсияләрне даими индексацияләүне беркетергә кирәк, дип өстәде.

  • Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга — аена 12 мең 130 сумга кадәр артты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100