news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яшь галимнәргә премияләр тапшырачак

Зур Кремль сараенда Дәүләт Советы Президиумы һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак киңәйтелгән утырышы узачак.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин яшь галимнәргә фән һәм инновацияләр өлкәсендә президент премияләрен тапшырачак һәм Дәүләт Советы Президиумы һәм фән һәм мәгариф советының уртак утырышын уздырачак. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Премия 2008 елда гамәлгә куелган. Аны Россия фәне үсешенә, социаль өлкәне, икътисадны һәм илнең оборонасын инновацион үстерүне тәэмин итә торган яңа технологияләр һәм техника үрнәкләрен эшләүгә зур өлеш керткән өчен бирәләр.

Дәүләт башлыгы Дәүләт Советы Президиумының һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак киңәйтелгән утырышын уздырачак. Ул Зур Кремль сараенда узачак. Утырышның төп темасы - май указы белән билгеләнгән бурычларны исәпкә алып, социаль өлкә һәм икътисад өчен кадрлар әзерләүдә төбәкләрнең ролен арттыру, шулай ук Россиянең фәнни-техник үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100