news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яшь буынга дини китаплар, шул исәптән Коръән укырга киңәш итте

"Бөтен дөнья диннәрендә гуманистик башлангычлар салынган, без бу кагыйдәләргә буйсынсак, дөнья яхшырак, тынычрак булачак", – дип аңлатты ул.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин яшь буынга Коръән, Инҗил һәм Тәүрат укырга киңәш итте, дип яза "Интерфакс"ка сылтама белән ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. 

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, халыкара мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе Президенттан, дөнья лидеры буларак, балаларга үсеп җиткәнче укырга киңәш ителгән нинди дә булса китапны атауны сорады.

"Инҗил укысыннар. Һәрхәлдә, бу файдага гына булачак. Тәүрат, Коръән укысыннар. Болар барысы да малайларга да, кызларга да файдалы булачак", - дип җавап бирде Президент.

"Бөтен дөнья диннәрендә гуманистик башлангычлар салынган, һәм әгәр без бу кагыйдәләргә буйсынсак, дөнья яхшырак, тынычрак һәм тотрыклырак булачак", – дип аңлатты ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100