news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү планы турында әйтте

Россиядәге берничә торак пункт, шул исәптән Татарстанның Яшел Үзән шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеменә лаек булырга мөмкин. Бу планнар турында «Җиңү» оештыру комитеты утырышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Бүген әлеге югары статус алуга тагын берничә гариза караячакбыз. Аларның кайберләрендә бүген дә оборона-сәнәгать комплексына бәйле оешмалар эшли», – дип яза ТАСС аның сүзләрен.

Яшел Үзәннән тыш, гаризалар Курган (Курган өлкәсе), Югары Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай (Башкортстан), Ковров (Владимир өлкәсе), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Ленинск-Кузнецк (Кемерово өлкәсе) һәм Салехардтан (Ямал-Ненец автоном округы) алынган.

Владимир Путин искәрткәнчә, мәсәлән, сугыш елларында табылган барлык нефтьнең чиреге Ишембайга туры килгән, ә Ленинск-Кузнецк халкы фронтны 20 миллион тоннадан артык күмер белән тәэмин иткән һәм 1,5 миллион сумнан артык акча җыйган.

Алдарак Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белдергәнчә, сугыш елларында Яшел Үзән тылдагы мөһим үзәк булган. Монда фронт ихтыяҗлары өчен корабльләр, бронетанкерлар төзелгән, авиация фанерасы җитештерелгән, АПК оешмалары эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100