Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин ясалма фәһем технологияләрен үстерү турындагы законга кул куйды
РФ Президенты Владимир Путин Россиядә ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм куллануның хокукый нигезләрен билгели торган база законына кул куйды. Документ ясалма фәһемнең зур фундаменталь модельләрен тиз арада булдыруга һәм кертүгә, аларны кулланганда технологик бәйсезлекне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Закон ясалма фәһем өлкәсендә төп төшенчәләр һәм принципларны беркетә. Алар арасында – технологик бәйсезлек, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, ихтыяр иреген һәм традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итү, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү.
Документ шулай ук ясалма фәһем өлкәсендә Президент һәм Хөкүмәт вәкаләтләрен билгели. Дәүләт башлыгы ясалма фәһемне үстерүнең илкүләм стратегиясен раслый, Ә Министрлар Кабинеты – зур фундаменталь модельләрне эшләү һәм куллануга дәүләт ярдәме чараларын билгели.
Законның аерым нигезләмәләре ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган контентны маркировкалауга кагыла. Көндәлек аудиториясе 500 меңнән артык булган сайтлар, кушымталар һәм социаль челтәрләр хуҗалары мондый контентны махсус маркировка белән билгеләргә мөмкинлек бирергә тиеш булачак.
Закон нигезләмәләренең төп өлеше 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз