Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин яшь галимнәргә ярдәм күрсәтүгә бәйле фикерләре белән уртаклашты
Новосибирск журналисты РФ Президенты Владимир Путиннан яшь галимнәр Россиядә эшләргә калсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сорау бирде.
Президент моның өчен чаралар комплексы кирәклеген искәртте: заманча лаборатория базасы, лаеклы хезмәт хакы, торак бирү һәм тикшеренүләр, эзләнүләрне даими финанслау.
«Галим – мавыгучан кеше», – дип искәртте Путин. «Моңа грант һәм мегагрантлар системасы юнәлдерелгән. Яшь тикшеренүчеләр үз проектлары офыкларын күрергә, үз эшләре өчен бер ел да, ике-өч ел да түгел, ә, кимендә, биш ел дәвамында гел ярдәм килеп торырга тиешлеген аңларга тиеш. Без моны эшләдек», – диде ул.
Президент әйтүенчә, галим үзенең кирәклеген тоярлык, үз эшенең перспективаларын күрерлек шартлар тудыру зарур.
Моннан тыш, Илбашы фикеренчә, фәнгә ярдәм итү илнең традицион кыйммәтләрен саклау белән бергә үрелеп барырга тиеш, бу шулай ук белгечләрнең Россиядә калу карарына йогынты ясый.
«Аларны җирле мәктәпләргә җибәрү мөмкин эш түгел хәзер. Көн кадагында – традицион кыйммәтләрне саклау», – дип искәртте Путин.
Президент инфраструктура проектларына игътибарны юнәлтте, аның фикеренчә, алар талантлы белгечләрнең Россиядә калуына булыша.
Илбашы сүзләренчә, Көнбатыш илләре югары хезмәт хаклары һәм карьера мөмкинлекләрен тәкъдим итеп, яшь белгечләрне актив җәлеп итә. Ләкин Россиядә заманча фәнни үзәкләр булдыру, финанслау һәм ярдәм чаралары талантларны илдә калдырырга мөмкинлек бирә, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз