Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: 2024 елда яңа илкүләм проектлар эшләтеп җибәрергә кирәк
Россиядә 2018 елда формалаштырылган гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда тәмамлана. Ил хакимиятенә яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кирәк. Бу хакта Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Президент Владимир Путин әйтте.
«Безгә илкүләм үсеш максатларына төгәллек кертергә, 2036 елга кадәр планлаштыру горизонтын киңәйтергә кирәк <...> Һәм, әлбәттә, яңа илкүләм проектлар әзерләргә һәм вакытында эшләтеп җибәрергә кирәк», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Президент билгеләп үткәнчә, максатчан үсеш параметрларын билгеләргә һәм бурычлар куярга кирәк булачак. Алар хакимиятнең арткан мөмкинлекләре һәм җәмгыятьнең югарырак таләпләренә туры килергә тиеш, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз