news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин яңа туры линия уздыруга әзерләнә башларга кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә һәм үзенең администрациясенә яңа туры линия уздыруга әзерләнә башларга кушты. Мондый боерыкны ул Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәдә бирде, дип хәбәр итә «ТАСС».

Әлеге проект актуаль булып кала, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Путин Президент администрациясенә хөкүмәт белән берлектә туры линия уздыруга әзерлек чараларын оештырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot