news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү еллыгына видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

30 сентябрьдә, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре Россия белән кушылган көнне, РФ Президенты Владимир Путин россиялеләрне видеомөрәҗәгать форматында котлаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Президентның видеомөрәҗәгате булачак, анда ул барысын да Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне белән котлаячак», - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Кремль вәкиле билгеләп үткәнчә, Путин төбәкләрнең яңа сайланган башлыклары белән даими рәвештә видеоэлемтә буенча аралаша.

2022 елның 23 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар узды. Төбәкләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге Россия составына керү яклы булуын белдерде.

30 сентябрьдә Россия дәүләте башлыгы РФ составына яңа территорияләрне кертү турындагы килешүләргә имза куйды. Ә агымдагы елның 12 сентябрендә ул рәсми рәвештә бу датаны Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне буларак билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100