news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яңа төбәкләрне Россиянең тарихи җирләре дип атады, торгызу эшен тизләтергә чакырды

Россия составына кергән Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре – Россиянең яңа түгел, тарихи территорияләре, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Ул кушылган субъектларны торгызу темпларын үстерергә, төзелә торган торак һәм социаль объектлар санын арттырырга кушты.

Путин искәрткәнчә, Россия хакимияте яңа төбәкләрдә ике процентлы ставка буенча ташламалы ипотека эшләтеп җибәрә. Хөкүмәтнең шундый карары инде чыгарылган.

«Ташламалы ипотека кертү яңа һәм чынлыкта борынгы, тарихи территорияләрдә төзелешне үстерүгә хезмәт итәргә, анда торак тапшыру күләмен арттырырга һәм гомумән шәһәр һәм бистәләрнең торгызылу темпларын тизләтергә тиеш», – диде Президент. Бу хакта ул чик буе районнарында җимерелгән торак инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Путин белдергәнчә, хәрби хәрәкәтләр тәмамланган урыннарда эшләр башланган, социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр, хастаханәләр сафка баса, коммуналь инфраструктура, юллар, элемтә челтәрләре төзекләндерелә. Ул шулай ук Россия Федерациясенең барлык субъектларына яңа төбәкләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100