news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яңа территорияләрне кушу турында мөрәҗәгатьне бер минутлык тынлык белән башлады

Россия Президенты Владимир Путин Россиягә яңа территорияләр - ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу турындагы килешүләргщ кул кую тантанасында үзенең мөрәҗәгатендә кораллы низагта һәлак булган Донбасс халкы истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.

«Без һәрвакыт «Русская весня» геройларын, 2014 елда дәүләт борылышы белән килешмәгән һәм туган телдә сөйләшергә, мәдәниятне, динне, яшәргә хокук өчен һәлак булган барлык кешеләрне истә тотачакбыз», - диде Президент.

Ул Россия составына яңа территорияләр керү мәсьәләсе буенча узган референдумнар турында искәртте һәм халыкның үзе сайлавын ассызыклады.

«Федераль җыелыш дүрт яңа төбәк, Россия Федерациясенең яңа субъектлары барлыкка килүе турындагы Конституция законнарын хуплаячагына ышанам, бу миллионлаган кешеләрнең ихтыяры», - диде ул.

Искәртик, тантана бу минутларда Кремльнең Георгий залында уза. Анда депутатлар, сенаторлар, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре администрацияләре җитәкчеләре Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо катнаша. Шул рәвешле, Кремльдә Россия составына яңа субъектлар кабул итү турында берьюлы дүрт килешү имзалаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100