news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин яңа тарих дәреслекләрендә милли истәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклады

Россия Президенты Владимир Путин үткәннең төп вакыйгалары турында дөрес мәгълүмат күрсәтелмәгән тарих дәреслекләрен шәхсән үзенең күргәне булуын әйтте. Бу хакта ул яңа тарих дәреслегенең авторлары һәм мөхәррирләре белән очрашуда белдерде.

«Кайвакыт миңа алып килгән дәреслекләрдә нәрсәләр язылганын күреп гаҗәпләнгәнем булды. Анда нәрсәләр генә язылмаган, әмма үткәндә, әйтик, шул ук Бөек Ватан сугышы вакытында булган вакыйгалар турында дөрес мәгълүмат юк», — дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Президент белем бирү материалларында тарихи истәлекне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул авторлар коллективына башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

«Гаять мөһим хезмәт. Милли сәясәтне һәм буыннар дәвамлылыгын саклау өчен әһәмиятле эш. Мин сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга, бөтен коллективка, әлеге мөһим бурычны хәл итү юнәлешендә эшләүче барлык коллегаларыгызга», — дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot