news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин яңа тарих дәреслегенең ни өчен кирәк икәнен аңлатты

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында өлкән сыйныф укучылары өчен расланган бердәм тарих дәреслегенә карата үз фикерен белдерде.

«Күп кенә дәреслекләрдә барысы да бар иде. Шул исәптән икенче фронт һәм аны ачуның әһәмияте актив сурәтләнде, әмма Сталинград янындагы бәрелешнең мөһимлеге турында берни дә әйтелмәде диярлек. Бу нормаль хәлме инде?» - дигән сорау бирде Россия дәүләте башлыгы.

Ул 65 төрле тарих дәреслеге булуы хакында хәбәр итте. Владимир Путин фикеренчә, тарихи вакыйгаларның фундаменталь дәүләт версиясе булырга, ул әлеге дәреслекне укый торган барлык кешегә җиткерелергә тиеш.

«Миңа билгеле булганча, сораулар да килеп туа. Хәтта тәнкыйть тә бар. Бу – нормаль әйбер», - диде Путин.

Теләсә кайсы ил тарихындагы кебек, Россиянең дә эчке проблемалары җитәрлек булды, әмма аларга «интеллигентларча карарга, яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк», дип искәртте дәүләт лидеры.

«Дәреслекләрнең дөреслеккә туры килүе шарт. Алар кемнеңдер мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш түгел», - диде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot