news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ял көннәрен Себер тайгасында уздырды

Россия Президентын оборона министры Сергей Шойгу озатып йөрде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ял көннәрен Себер тайгасында үткәрде.

Дәүләт башлыгын илнең оборона министры Сергей Шойгу озатып йөрде. Табигатьтә ял итү кадрлары Кремль сайтында урнаштырылган.

Фотоларда җәяү йөрү, саф һавада туклану һәм вездеходта  бару сурәтләнгән. Машина руле артына Владимир Путин үзе утырган.

Шулай ук Сергей Шойгу дәүләт башлыгына коры агачларны эшкәртү буенча үз остаханәсен күрсәтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot