Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин ял атнасы турында карарны имзалады
Бу яллар кайбер оешма хезмәткәрләренә кагылмый.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 30 марттан 3 апрельгә кадәрге көннәрне ял көннәре дип игълан ителү турында карарны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.
«2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ял көннәре дип игълан ителә. Бу яллар өчен хезмәт хакы түләнәчәк», диелгән документта.
Бу боерык медицина һәм даруханә оешмаларына, азык-төлек һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату, шулай ук кеше тормышын һәм тормыш шартларын куркыныч астына куя торган гадәттән тыш шартларда кичектергесез эшләрне башкаручы оешмаларга кагылмый.
Владимир Путин бүген коронавирус таралу куркынычы вазгыяте буенча ил халкына мөрәҗәгатендә киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре дип игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз