news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Якындагы елларда дәүләт бюджетында стабильлек һәм тотрыклылыкны сакларга кирәк

Киләсе өч елда һәм киләчәктә дә федераль бюджетның баланслылыгын һәм тотрыклылыгын саклау мөһим. Бу икътисадны һәм социаль өлкәне эзлекле рәвештә модернизацияләргә, шулай ук инфраструктураны ныгытырга һәм төбәкләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шуны ассызыклап үтәсем килә: федераль бюджет проектын төзегәндә аның керем өлешенә турыдан-туры йогынты ясый торган объектив факторларны исәпкә алырга кирәк. Эчке макроикътисади конъюнктураны, шулай ук глобаль товар һәм финанс базарларындагы эшләр торышын күз алдында тотам», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә.

Ул шулай ук икътисад өлкәсендәге үзгәрешләрнең һәм тенденцияләрнең озак вакытлы булуына һәм шуңа күрә Хөкүмәткә системалы механизмнар тәкъдим итәргә, бу өлкәдәге барлык проблемаларга нәтиҗәле җавап бирергә кирәк икәненә дә игътибарын юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100