news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин якын киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләр турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин "Сириус" үзәгендә халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашты.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашуда киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләрне әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

"Сириус" үзәгендә 1 сентябрьдә балалар белән очрашуда Президент һөнәрләр турында сорауга җавап бирде.

"Тәгаен генә әйтеп булмый. Без әле генә заллар, лабораторияләр буйлап йөрдек. Бу лабораторияләрне ясаган вакытта, без биредә  якын киләчәктә кирәк булачак һөнәрләр өчен белгечләр әзерләр дип исәпләдек", - диде ул.

Аның сүзләре буенча, сүз зур саннар индустриясе, аларны эшкәртү, ясалма интеллект, робототехника, пилотсыз оча торган аппаратлар, су астында һәм җир өстендә йөри торган аппаратлар, генетика һәм аның белән бәйле бар нәрсә турында бара.

Президент белем тармаклары арасындагы чикләрнең бетә баруын, фәннәр чигендә эшләүчеләрнең күбрәк уңышка ирешүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100