Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Якын арада коронавирустан дару уйлап табачаклар
«Вакытында ревакцинация ясатырга кирәк», — диде ул.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан бары тик вакцинация кешеләрне чирнең авыр формасыннан һәм үлем очракларыннан коткара ала.
«Хәзер дару препаратларын эшлиләр һәм якын киләчәктә аларны куллана башлаячаклар. Бүген хезмәттәшләр белән шул хакта сөйләштек. Әмма үзеңне саклауның иң яхшы ысулы — вакцинация узу һәм үз вакытында ревакцинация ясату», — диде Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы һәм Оборона һәм сәнәгать комплексы вәкилләре белән киңәшмәдә.
Президент сүзләренчә, ул халыкның 60 проценты вакцинация узган кайбер илләрдәге хезмәттәшләре белән сөйләшкән. Анда авыручылар саны кинәт арткан.
«Мин нәрсә булды?» дип шәхсән сорадым. Вакытында ревакцинация ясатмаганнар. Моны күзәтергә кирәк», — дип сөйләде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз