news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Ягулык өчен акцизларның төбәк бюджетларына өлешен 100 процентка җиткерергә кирәк

РФ Президенты куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары төзү проектына карата таләпләргә дә төгәллек керткән.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә 2024 елга кадәр ягулык-майлау материалларына акцизларның төбәк бюджетларына күчерелгән өлешен 100 процентка җиткерергә йөкләмә биргән.

Әлеге чара дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүдә стратегик бурычлар һәм максатлар турында»гы указ нигезендә каралган.

РФ Президенты куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары төзү проектын формалаштырганда «2024 елда ягулык-майлау материалларына акцизларның Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына күчерелгән  өлешен 100 процентка җиткерү» кирәклегенә таянып эш итәргә кушкан, диелә документта.

  • Президентның «май указлары» нигезендә, Хөкүмәткә шулай ук гражданнарга уңайлы яшәү шартлары булдырырга йөкләмә бирелгән. Моннан тыш, Хөкүмәт илдә ярлылыкны ике тапкырга киметергә һәм һәр елны кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш диелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100