Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен штраф күләмен арттырды
Ел башыннан Россиядә җәяүлеләрне таптату белән бәйле 28 меңнән артык юл һәлакәте булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Россия президенты Владимир Путин җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен автомобилистларга салынган штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы канунны имзалады. Документ 30 октябрь көнне хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган, дип яза “Известия”.
Канун КоАПка төзәтмәләр кертә. Алар нигезендә “җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм башка юл хәрәкәте катнашучыларына юл бирү буенча кагыйдәләрне үтәмәү” өчен штраф күләме 1,5 мең сумнан алып, 2,5 мең сумга кадәр билгеләнә. Моңа кадәр штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил иткән һәм шуннан да артыграк күләмдә була алмаган.
Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2017 елның 11 октябрендә кабулителеп, Федерация Советы тарафыннан 25 октябрmдә хупланган.
Ел башыннан Россиядә җәяүлеләрне таптату белән бәйле 28 меңнән артык юл һәлакәте булган. Аларның 16,8 меңе машина йөртүчеләр, 11,6 меңе җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз