Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин яңа уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә срокларын билгеләргә кушты
Башкару вакыты – 2020 елның 1 декабре.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм төбәк хакимиятләренә 1 декабрьгә кадәр яңа уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләргә кушты. Тиешле йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Россия Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә, 2020/21 уку елы дәвамында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең өстәмә срокларын билгеләячәк», - диелә йөкләмәләр исемлегендә.
Башкару вакыты – 2020 елның 1 декабре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз