Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Яңа елда кайда ял иткәнен әйтте
Россия Президенты Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә юл тоткан.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны Россиядә каршылауны өстен күрә. Кичә ул журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде.
«Яңа елга килгәндә, мин барлык бәйрәмнәрне дә Россиядә үткәрәм. Шулай гадәткә кергән инде», - дип белдерде Путин.
Быел ул Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә киткән.
«Анда 33 градус салкын иде, әмма бу миңа ошый», - диде Владимир Путин.
Шунысын да искәртик: Путин августта чираттагы ялын да Россиядә үткәрде. Ул Тывада балык тотты, су асты аучылыгы белән шөгыльләнде, тау елгаларында йөзде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз