Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин хосусый клиникаларда абортларны тыю мәсьәләсенә карата фикерен әйтте
Хосусый клиникаларда абортларны тыю мәсьәләсендә сак эш итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин бу хакта туры элемтә барышында әйтте.
«Бик сак эш итәргә кирәк. Әлбәттә, миңа чиркәү позициясе билгеле. Чиркәүнең фикере башкача була да алмый, чөнки ул һәр кешенең гомере өчен көрәшә. Аның абортлар мәсьәләсенә үз мөнәсәбәте», – диде Президент.
Дәүләт тә, хатын-кыз йөкле икәнен белгәч, баланы табу юлын сайлавын тели. Бу бер яктан шулай, ләкин «хатын-кызның хокуклары һәм иреге үтәлергә тиеш», – ди Путин.
Президент алкоголь сатуда чикләүләр керткәч тә, суррогат аракы җитештерү очраклары булганын искә төшерде. Шул сәбәпле бу мәсьәләдә дә сак эш итәргә кирәклеген ассызыклады.
Илбашы, катлаулы демографик вазгыять проблемасын хәл итү ике яссылыкта дип саный. Беренчесе – традицион кыйммәтләргә һәм зур гаиләнең өстенлекләренә игътибар юнәлтү, шулай ук, бала ул – Ходай бүләге дигән фикерне сеңдерү. Икенчесе – матди өстенлекләр. Хатын-кыз консультацияләрен, төбәкләрдә бала тудыру йортларын тәртипкә китерергә һәм балалы гаиләләргә ничек итеп алга таба да ярдәм итү турында уйларга кирәк, ди Путин.
- Алдагы көнне Дәүләт думасына хосусый клиникаларда абортларны тыю турында закон проекты кертелгән. Инициативаның максаы – Россиядә демографик хәлне яхшырту, дип саный закон чыгаручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз