news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Хөкүмәткә хезмәт хакының минималь күләме үсешен тизләтү тәкъдимен кертергә кушты

РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә хезмәт хакы түләүнең минималь күләмен үстерүне тизләтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу йөкләмә 8 ноябрьдә балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча кертелгән. Ул Кремль сайтында чыкты.

«Хезмәт хакы түләүнең минималь күләмен тизрәк арттыру, халыкның реаль керемнәрен үстерү максатларында бер кешегә яшәү минимумы күләменнән арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә», диелгән документта.

Бу йөкләмәне, исемлеккә кертелгән башкаларын да үтәү өчен җаваплы итеп, Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде. Ул киләсе елның 15 гыйнварына кадәр хисап тотарга тиеш.

2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме 2022 елның гыйнвар аена 16,9 процентка артачак, ә яшәү минимумы - 13,6% . Инфляция диапазоны 12,0-12,4 процент тәшкил итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100