news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Хинштейнны Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Александр Хинштейнны Курск өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның сентябреннән төбәкне җитәкләгән Алексей Смирнов вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды.

Хинштейн белән очрашу вакытында Путин аның ике ел, 2016 елдан алып 2018 елга кадәр, Росгвардия директоры киңәшчесе булып эшләвен телгә алды. Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу тәҗрибә элеккеге парламентарийга яңа вазыйфасында кирәк булачак.

Путин аңлатканча, Курск өлкәсе территориясен азат итү барышында төбәкнең икътисады һәм инфраструктурасын торгызу өчен бик күп нәрсә эшләргә кирәк булачак.

«<...> иң мөһиме, бу ярдәмгә, һичшиксез, агымдагы режимда да, якын киләчәктә дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү эшен оештырырга кирәк", - дип ачыклык кертте ул.

2024 елның 5 августыннан 6 августка каршы төндә Украина Кораллы Көчләре Россиянең Курск өлкәсе территориясенә керде һәм төбәкнең бер өлешен алды. Шуннан бирле өлкәдә сугышлар дәвам итә, Россия гаскәрләре Украина көчләрен дәүләт чигеннән кысрыклап чыгарырга тырыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100