news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләренең бәйсезлеген таныды

Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләренең бәйсезлеген таныды
kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Херсон һәм Запорожье өлкәләрен бәйсез территорияләр дип тану турындагы указларны имзалады, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Халыкара хокукның гомуми кабул ителгән принциплары һәм нормалары нигезендә, Берләшкән Милләтләр оешмалары Уставында беркетелгән халыкларның тигезлеге һәм үзбилгеләнү принцибын танып һәм раслап, Херсон өлкәсе халкының 2022 елның 27 сентябрендә узган референдумда ихтыяр белдерүен исәпкә алып, карар бирәм: Херсон өлкәсенең суверенитетын һәм бәйсезлеген танырга", - диелә документта.

Икенче шундый ук указ Запорожье өлкәсенең суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында.

news_right_1
news_right_2
news_bot