news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы росгвардиялеләргә иминият компенсацияләрен киңәйтте

Илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең (Росгвардия) үз теләге белән Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылары яралану яки инвалидлык буенча, ә аларның туганнары хәрби хезмәткәрләр үлгән очракта компенсация алачак. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документ элек «Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче» үз теләге белән хәрби хәрәкәтләргә китүчеләр берләшмәләренә кагылган компенсацияләр турындагы нигезләмәләргә төзәтмәләр кертә. Яңа карар РФ илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә дә компенсация алу хокукын бирә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең үз теләге белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылары Саклану министрлыгы составындагы хәрбиләр кебек үк ташламалар һәм ярдәм чаралары алачак. Сүз шул исәптән ай саен акчалата компенсация түләү, иминият стажына һәм эш стажына үз теләге белән махсус хәрби операциягә катнашучылар оешмасында булу чорларын кертү, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләргә югары түләү билгеләнгәндә әлеге чорларны исәпкә алу турында бара. Үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган очракта аларның гаиләләре өчен коммуналь түләүләр чыгымнарын компенсацияләү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100