news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби хәбәрче Евгений Поддубныйга Россия Герое исеме бирде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ВГТРК хәрби хәбәрчесе Евгений Поддубныйга хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Герое исеме бирде. Указ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Евгений Поддубный август башында Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре дроны һөҗүме вакытында яралана. Ул җитди җәрәхәтләр ала. Поддубныйны башта җирле хастаханәгә китерәләр, ә аннары алга таба дәвалану өчен башкалага илтәләр.

Евгений Поддубный телеграм-каналын актив алып бара. Каналы аша Украина конфликты турында мәгълүмат белән уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot