news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби пенсионерлар - махсус хәрби операциядә катнашучыларга компенсацияне раслады

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби пенсионерлар төп түләүдән тыш компенсация ала башлаячак. Аның күләме Россия Кораллы көчләр сафына кайтканчы алган пенсияләренең 100 процентын тәшкил итәчәк, диелә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган карарда.

Искәртик, эшләгән өчен пенсия алган хәрбиләргә хезмәткә керешкәннән соң түләүләрне туктатып торалар. Карар буенча компенсацияләр контрактчыларга һәм мобилизацияләнгәннәргә каралган, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot