news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар бертигез шартларга куелырга тиеш

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар башка хәрбиләр белән бертигез шартларга куелырга тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм матбугат конференциясендә Төньяк Осетия журналисты соравына җавабында әйтте.

«Кулларына корал тотып, сәламәтлеген куркыныч астына куеп, Россия мәнфәгатьләрен яклаучылар, Россия өчен көрәшүчеләр барысы да бертигез шартларга куелырга тиеш», – диде Путин.

Президент махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар да башка хәрбиләр алган ярдәмне алырга тиешлеге турында законга төзәтмәләр кертеләчәге турында әйтте. «Дәүләт Думасы депутатлары 100 процент хуплаячак, барысы да бертөрле ярдәм алуына ирешәчәкбез», – диде.

Төньяк Осетиядәге «Шторм. Осетия» һәм «Алания» үзиреклеләр отряды эшен Путин югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100