news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби комиссариатка яшәү урынын алыштыру турында хәбәр итмәгән өчен штрафлар кертте

Россия Президенты Владимир Путин хәрби комиссариатка яшәү урынын алыштыру турында хәбәр итмәгән өчен җаваплылыкны көчәйтүче законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Закон нигезендә, гражданнар хәрби комиссариатка яки беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыручы органга яңа урынга күченүе турында хәбәр итәргә тиеш. Бу таләп хәтта яңа адреста теркәлмәгән очракта да үтелергә тиеш, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шулай ук күченгәннән соң билгеләнгән вакыт дәвамында хәрби комиссариатка килмәгән очракта да санкцияләр кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot