news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафны арттыру турындагы законны имзалады

Путин хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафны арттыру турындагы законны имзалады
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен штрафны 10-30 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Элегрәк аның максималь суммасы 5 мең сум тәшкил иткән. Тиешле документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Хәрби комиссариатка яшәү урыны, гаилә хәле, эш яки уку урыны, теркәлмичә яңа урынга күченү турында мәгълүмат бирмәгән гражданнарга шулай ук 5 мең сумга кадәр административ җәза янарга мөмкин.

Хәрби комиссариатка килмәгәннәр өчен штрафларны арттыру турындагы законны 25 июльдә РФ Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Соңрак аны Федерация советы хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot