news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин хәрби форманы Россия материалларыннан гына җитештерү турындагы карарны имзалады

РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2026 елдан Россия хәрбиләре өчен форма Россия компанияләре тарафыннан РФ территориясендә җитештерелергә тиеш, ә 2027 елдан – үзебездә җитештерелгән тукымалардан.

«...2026 елның 1 гыйнварыннан башлап җитештерү куәтләре Россия Федерациясе территориясендә булган, ә 2027 елга шулай ук Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән тукымалардан һәм трикотаж тукымалардан җитештерелгән әйберләр китерү буенча өстәмә чаралар кабул итәргә», – дип язылган карарда.

Карар буенча чит илдән сатып алуларны бетерергә һәм җитештерүне күчерү илкүләм иминлекне тәэмин итү өчен дә, үзебезнең җитештерүне ныгыту өчен дә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot