news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин халыкның реаль керемнәре артуына ирешергә кирәген искәртте

Халыкның реаль керемнәре артуга ирешергә кирәк, ә инфляция кимү тенденциясен агымдагы икътисади сәясәттә исәпкә алу мөһим, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Номиналь хезмәт хакының артуы яхшы, ләкин бу безнең һәм сезнең өчен хисап позициясе. Безгә халыкның реаль керемнәре үсешенә ирешергә кирәк», – диде Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә.

Дәүләт башлыгы «хәзерге икътисади сәясәттә инфляциянең кимү трендын» исәпкә алырга кирәк, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100