Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медальләр яулаган мәктәп укучыларын котлады
Россия Президенты Владимир Путин Бразилиянең Белу-Оризонти университетында узган химия буенча 59нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында 10 алтын медаль яулаган Россия укучылары җыелма командасына телеграмма юллады. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан ике укучы бар – Казанның 2 номерлы лицей-интернатыннан Альберт Семенов һәм 19 номерлы гимназиясеннән Рәшит Фәсхетдинов.
Россия Президенты котлавында түбәндәгеләрне билгеләп үтә:
«Сез әлеге абруйлы ярышта Россияне лаеклы тәкъдим иттегез, тирән белемнәрегезне, чыдамлыгыгызны һәм команда бердәмлеген, күп илләрдән килгән талантлы яшьтәшләрегез белән гадел көрәштә җиңә белүегезне күрсәттегез. Шуңа күрә Халыкара Менделеев олимпиадасын уздыру тарихында беренче тапкыр безнең җыелма команданың барлык ун катнашучысы да алтын медаль белән бүләкләнде».
Россия лидеры укучыларга уңышлар һәм барлык иң яхшы теләкләрен теләде.
Шулай ук укучыларга озын әзерлек юлын үтәргә һәм халыкара аренада җиңү яуларга ярдәм иткән укытучыларның – 19 номерлы гимназиядән Наилә Зыятдинова, 2 номерлы лицей-интернаттан Ринат Җиһаншин һәм химия буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Булат Курашинның да казанышлары билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз