news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин АСЕАН саммиты делегацияләре башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итүдә чыгыш ясады

Путин АСЕАН саммиты делегацияләре башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итүдә чыгыш ясады
Кремль матбугат хезмәте видеосыннан стоп-кадр

Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашучы делегацияләрнең башлыклары хөрмәтенә Россия Федерациясе Президенты исеменнән тантаналы кабул итү чарасында чыгыш ясады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

«Без Казанда – илебезнең мәдәни һәм конфессиональ күптөрлелеген, аның уникаль тарихи һәм рухи мирасын гәүдәләндерүче һәм шул ук вакытта заманча, динамик һәм дөньяга ачык мегаполис булган матур, борынгы шәһәрдә очрашабыз. Ышанам ки, сез үзегез дә Россия халкының ихлас кунакчыллыгын һәм ачык күңеллелеген тоя алырсыз, аның бай традицияләре белән танышырсыз», – дип искәртте Россия лидеры.

Ул билгеләп үткәнчә, саммит Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе мөнәсәбәтләренең 35 еллык юбилее билгесе астында уза.

«Катнашучыларның составы Россиянең һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренең үзара партнерлыкны ныгытуга, аны яңа, тагын да алга киткән дәрәҗәгә чыгаруга, сәясәт һәм иминлектә, икътисадта, сәүдә һәм инвестицияләрдә, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә үзара файдалы элемтәләрне һәм багланышларны һәрьяклап үстерергә омтылуы турында ышандырырлык итеп дәлилли», – диде Путин.

Президент саммитның АСЕАН составындагы барлык 11 илнең лидерларын һәм вәкилләрен җыюын билгеләп үтте һәм яклар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен форумның әһәмиятен искәртте.

«Бу комплекслы максатка ирешүгә безнең хәзерге саммит һәм аның нәтиҗәләре буенча раслауга әзерләнгән документлар – Казан декларациясе һәм уртак гамәлләр планы ярдәм итәчәк», – дип белдерде Путин.

Россия стратегик партнерлыкны ныгыту, дәүләтләрнең һәм бөтен Евразия төбәгенең иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итү максатларында АСЕАН илләре белән актив уртак эшне дәвам итәргә әзер, дип өстәде ул.

Президент шулай ук хезмәттәшлекнең тарихи нигезләре, шул исәптән Советлар Союзының Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре үсешенә керткән өлешен, шулай ук дистә еллар дәвамында формалашкан мәгариф һәм гуманитар багланышлар турында искәртте.

«Бүген Россия һәм АСЕАН дәүләтләре бергәләп үзара файдалы хезмәттәшлек традицияләрен үстерүне һәм арттыруны дәвам итә, партнерлык элемтәләрен тирәнәйтү юнәлешендә эшли. Шунысы мөһим - без бергәләп дөнья төзелешенең гадел системасын формалаштыруны яклап чыгыш ясыйбыз, дәүләтләрнең суверен тигезлеген, эчке эшләргә тыкшынмау принципларын алга сөрәбез», – диде Россия лидеры.

Аның сүзләренчә, Россия һәм АСЕАН илләре уртак кыйммәтләрне бүлешә, мәдәни һәм цивилизацион төрлелекне хөрмәт итә һәм үсешнең үз модельләрен саклый.

«Безнең көчебез, һичшиксез, шунда», - дип белдерде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot