Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин – Вучичка: Махсус хәрби операциянең барлык максатларына ирешәчәкбез
Россия махсус хәрби операциянең барлык максатларына ирешәчәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Сербия лидеры Александр Вучичка. Ул Сербия коллегасының махсус операцияне туктату тәкъдименә шулай дип җавап бирде. Бу хакта Bloomberg агентлыгына Вучич үзе сөйләде.
«Ул әйткәнчә, Россия махсус хәрби операциянең барлык максатларына ирешәчәк», — дип китерә Путин җавабын Сербия Президенты.
Элегрәк РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай ук Россия махсус хәрби операцияне тәмамлар өчен бу операциянең барлык бурычларын үтәргә тиеш, дип ассызыклады. Ул илнең иминлеге, россиялеләрнең тормышы, намусы һәм абруе, аларның туган телдә сөйләшү, үз тарихын һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау хокукы тәэмин ителәчәк, дип өстәде.
Исегезгә төшерик, махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз