news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Геройлар вакыты» программасында катнашучылар белән очрашты

Путин «Геройлар вакыты» программасында катнашучылар белән очрашты
Фото: www.kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин 22 майда «Геройлар вакыты» программасында катнашучылар белән очрашты, дип хәбәр итә «Лента новостей Татарстана». Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кадрлар проекты 2024 елда гамәлгә ашырыла башлады, аны тәмамлаган 70 кеше дәүләт хакимияте органнарында инде вазифалар били, субъект башлыклары булып эшли һәм муниципалитетларны җитәкли.

Чарада илнең кадрлар резервы, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, шулай ук Россия гражданнарының мәгълүмати иминлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Президент билгеләп үткәнчә, мәгълүмат фронты – мөһим юнәлеш, Кораллы Көчләрнең һәм җиңүнең нигезе булган җәмгыятьнең торышы шуңа бәйле. Бердәмлек Бөек Ватан сугышында, 1812 һәм 1941 елларда җиңүнең нигезе булды, һәм хәзер дә шулай, дип өстәде ул.

Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты гамәлгә ашырыла. Аны тәмамлаган 45 кеше – махсус хәрби операциядә катнашучылар - инде үз проектларын яклап, аларны гамәлгә ашыра башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot