news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Кытайдагы АТЭС саммитында Россия делегациясен җитәкләячәк

Путин Кытайдагы АТЭС саммитында Россия делегациясен җитәкләячәк
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин 18-19 ноябрьдә Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендәге АТЭС саммитында Россия делегациясен җитәкләячәк. РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Марат Бердыев ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быел саммитның эше өч төп юнәлешне (ачыклык, инновацияләр һәм хезмәттәшлек) үз эченә алачак.

«Россия делегациясен Президент Владимир Путин җитәкләячәк. Бу безнең Азия-Тын океан төбәгендәге партнерлар, аерым алганда Кытай Халык Республикасы белән икътисади мөнәсәбәтләргә нинди зур әһәмият бирүебезне күрсәтә», - диде Бердыев.

Илче шулай ук Кытай рәислеге кысаларында 11 министрлык конференциясе узачагын хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк икътисадын үстерү өчен гамәли чишелешләр табу АТЭСның төп бурычларыннан берсе булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot