Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин видеоэлемтә аша Әлмәттә Югары нефть мәктәбен ачты
Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Әлмәт дәүләт нефть институты базасында төзелгән «Югары нефть мәктәбе» фәнни-тикшеренү, уку үзәген ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм уку йорты ректоры Александр Дьяконов катнашты.
«Инде хәзер үк биредә югары уку йорты һәм тармак фәннәре, практик юнәлешле укыту һәм реаль җитештерү бер мәйданчыкта берләштерелгән. Безнең партнер һәм заказчы – «Татнефть» компаниясе ярдәмендә үзәк 110 мең кв.метр мәйданлы корылмалар комплексын тәшкил итә, шул исәптән 50 мең кв. метрлы ике уку лаборатория корпусы. Бу — 60 лаборатория һәм 72 уку аудиториясе, алар дөньяви дәрәҗәдәге иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. 712 урынлы югары уңайлылыктагы тулай торак, спорт үзәге, торак комплексы», – дип сөйләде ул Дьяконов.
Ул проектка 26,5 млрд сум инвестиция кертелгәнен хәбәр итте.
Тантана ахырында Владимир Путин чарада катнашучыларны Татарстанда һәм илнең төбәкләрендә яңа заманча кампуслар ачылу белән котлады.
«Бу тулаем ил буенча мәгариф инфраструктурасын үстерүдә мөһим адымнар», – диде дәүләт башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз