news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ветераннарга Җиңү көненә ел саен 10 мең түләү турындагы указга кул куйды

Аны Россия территориясендә, Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 10 мең сум акча түләү турындагы указга кул куйды. Дәүләт башлыгы «Бөек Ватан сугышы ветераннарына тирән хөрмәт күрсәтеп» шундый карар кабул итте, диелә Указда. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлеге түләү ел саен, быелдан башлап, Җиңү көненә туры китереп башкарылачак. Аны Россия территориясендә, Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак.

Россия хөкүмәтенә чыгымнарны финанслауны, аерым алганда, түләү китереп җиткерүне тәэмин итәргә, аны гамәлгә ашыру тәртибен һәм шартларын билгеләргә кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100