news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады

Түләүләрнең күләме, ветеранның кайсы категориягә керүенә бәйле рәвештә, 50-75 мең сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указны имзалады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елның апрель-май айларында Россия Федерациясе территориясендә, Латвия Литва һәм Эстония республикаларында даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарының түбәндәге категорияләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә», - диелә указда.

Әйтик, 75 мең сум күләмендәге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, гетто һәм концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары алачак. Шундый ук күләмдәге акча Бөек Ватан сугышында, совет-фин һәм совет-япон сугышларында һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары һәм ирләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм ирләренә биреләчәк.

Тыл хезмәтчәннәре, гетто, нацист концлагерьлары һәм төрмәләренең элеккеге балигъ булмаган тоткыннары 50 мең сум акча алачак.

РФ Хөкүмәтенә указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны билгеләнгән тәртиптә тәэмин итәргә, шулай ук түләүләрне башкару тәртибен һәм шартларын билгеләргә кушылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100