news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Валерий Гергиевның күпкырлы талантлы шәхес булуын билгеләп үтте

Георгиевны танылган дирижер, дөньяда әйдәп баручы музыкаль театрның җитәкчесе икәнен бөтен дөньяда беләләр, дип билгеләп үтте Путин.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин котлау телеграммасында Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе 65 яше тулган  Валерий Гергиевның күпкырлы талантын билгеләп үтте. Бу хәбәр Кремль сайтында чыкты.

Георгиевны танылган дирижер, дөньяда әйдәп баручы музыкаль театрның җитәкчесе икәнен бөтен дөньяда беләләр, дип әйткән В.Путин.

“Үзегезнең күпкырлы, халыкка кирәкле эшчәнлегегез белән Россия сәнгатен баетасыз, мәдәни, рухи мирасны саклауга, каһарманлык һәм хәйриячелек традицияләрен үстерүгә уникаль өлеш кертәсез”, - дигән Владимир Путин.

Алданрак Валерий Гергиев Казан Мәрьям Ана иконасы епархия медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителгән иде. Легендар дирижер чиркәү алдындагы хезмәтләре өчен билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100