Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Махсус операциядә катнашкан Корея хәрбиләрен Россиядә хөрмәтләп искә алачаклар
Россиядә Курск өлкәсе өчен барган сугышларда катнашкан Төньяк Корея хәрбиләр һәрвакыт хөрмәтләп искә алачаклар. РФ Президенты Владимир Путин Корея Халык Демократик Республикасы тышкы эшләр министры Цой Сон Хи белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Сезнең сугышчыларының батырлыгы, кыюлыгы, каһарманлыгы Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде», – дип билгеләп үтте Владимир Путин.
«Аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз, Корея геройларын ватандашларыбыз белән беррәттән хөрмәт белән искә алачакбыз», – дип ышандырды Россия лидеры.
Путин шулай ук Төньяк Кореягә махсус хәрби операциягә ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.
Көньяк Корея Милли разведка хезмәте бәяләве буенча, Корея Халык Демократик Республикасы 2024-2025 елларда Курск өлкәсе территориясендә барган сугышларда 2 меңгә якын хәрби хезмәткәрен югалткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз