news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин үзен бәхетле итәрлек шартларны атады

Россия хәрбиләре өйләренә җиңү белән кайтып, хатыннары, балаларын кочаклый алгач, илнең бөтен халкы үз потенциалын гамәлгә ашыргач, бәхетне тулысынча тоемлап булачак. Россия Президенты Владимир Путин бу фикере белән туры элемтә барышында уртаклашты.

«Россия гражданнары миңа инде берничә тапкыр дәүләт белән җитәкчелекне ышанып тапшыру – зур җаваплылык һәм мәртәбә. Булды, шул җитә, мин бәхетле дип әйтеп тә булыр иде. Ләкин эш шунда ки: безнең егетләр фронттан кайтып, хатыннары һәм балалары аларны каршы алмый торып, егетләр һәм кызлар илгә кирәкле гаиләләр корып, балалар тапмыйча, бу бәхет тулы була алмый. Безнең фән, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре үз планнарын тормышка ашыруын бик телим. Шул вакытта үземне чып-чын бәхетле дип атый алам», – диде Путин.

Аның гаиләсенең күп кенә буыннары тормышы дәүләткә хезмәт итүгә багышланганын әйтте. Президент әйтүенчә, аның ата-бабалары Дунайда булган, Георгиев хачларын алган, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100