news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин үз графигы һәм Россия белән идарә итү принциплары турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин тәүлегенә якынча 6-7 сәгать йоклавын һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен әйтте. «Ата-ана даны» орденына лаек булган гаиләләр белән видеоэлемтә буенча узган очрашуда ул үз графигы, шулай ук эшендә таяна торган принциплар турында сөйләде.

«Мин, әлбәттә, барлык кешеләр кебек үк йоклыйм. Һәм, сезгә таныш кайбер кешеләрдән аермалы буларак, спорт белән шөгыльләнүне ташламаска тырышам – бу эштә ярдәм итә. Гомумән алганда, аз йоклыйм – алты-җиде, нигездә, алты сәгать», - диде Путин.

Эш принциплары турында сөйләгәндә, Путин генерал-фельдмаршал Христофор Минихның: «Россия белән турыдан-туры Аллаһы Тәгалә идарә итә, әгәр алай түгел икән, аның ничек яшәвен аңлап та булмый», - дигән сүзләрен искә төшерде. «Мин бу сүзләрнең авторы белән бәхәсләшер идем, чөнки Россия белән турыдан-туры Аллаһы Тәгалә идарә итсә дә, ул безнең кешеләр, безнең кешеләрнең таланты, Ватанга мәхәббәте, гаиләгә һәм Туган илгә тугрылык хисабына яши», - диде Президент.

Искәртеп узабыз, ул очрашуда шулай ук аналар һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне Россия Хөкүмәтенең төп бурычларыннан берсе дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100